ТР Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре җирле үзидарә көнен Баталов исемендәге Драма театрында билгеләп үтте.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәмәтов, бәйрәм чарасын ачып җибәреп, барысын да ихластан котлады һәм Бөгелмә районы муниципаль хезмәт алдынгыларына Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмамлануга кунаклар Драма театры артистлары башкарган спектакль тамашасын карап ләззәтләнделәр.
Мәдәни чараны оештыручыларга һәм Баталов исемендәге театр актерларына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.