Исем куштыру тантанасы

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

2016 елның 21 апрель көнендә Кама Тамагы муниципаль районы Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитетында исем куштыру тантанасы үтте. Бәйрәмнең төп кунагы - Гаранин Архип Александр улы, 2016 ел 15 апрельдә туган. Архип Гараниннар гаиләсендә 3 нче бала булып дөньяга килә. Куйбышев Затоны башкарма комитетының сәркатипләре шушы истәлекле көн белән котладылар һәм баланы ГХАТ бүлегендә бала тууны теркәргә кирәклеген өстәделәр. Һәм дә баланың ата-анасына туу турында таныклык тапшырдылар. Куйбышев Затоны Главасы Ефимов Николай Борис улы ата-аналарны котлады һәм аларга бүләк тапшырды. Ул аларга сәламәтлек һәм түземлек теләде һәм дә искәртте, алар каршында бик зур җаваплылык, баланы күркәм кеше булып үстерергә. Гараниннар гаиләсен котларга шулай ук аларның туганнары килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International