ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2016 ел
җомга

Тукай ГХАТ бүлегендә гади булмаган никахлашу теркәлде -татар кызы Назмиева Альбина һәм Куба егете Орта Кабальеро Лассаро Даниэль арасында. 

 Бүген 13 май 2016 елда Әлки муниципаль районы ГХАТ бүлегендә гаилә бәйрәменә багышлап тантаналы рәиештә 3 яш гаиләгә ана капиталы сертификаты бирелде. 

Мөхтәрәм кунак буларак, Казан шәһәре Думасы Депутаты, шәһәр халкының сәламәтлеген саклау һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча даими комиссия рәисе, Шәвәлиев Рафаэль Фирнаял улы катнашты. 

Халыкара гаилә көне уңаеннан җомга көнне 13 майда 13 сәгатьтә Илья һәм Камилла Тягущевлар үзләренең никахларын теркәделәр.

Пенсия фонды идарәсе башлыгы И.А.Большакова, сертификатларны дөрес итеп файдалануларын теләп, 2 әнигә сертификатлар тапшырды. Шулай ук күпбалалы гаиләләрнең әтиләре Андрей Крылатых һәм Алексей Веденеевларга өченче балалары Агния һәм Иван туганлыкка  туу турындагы  таныклыклар бирелде.ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Сафиулловның котлавын укыды һәм сабыйлары туган әти-әниләргә бүләкләр тапшырды.

2016 елның 13 маенда Әлмәт  шәһәр паркында Халыкара гаилә  көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. 

Бу кичәгә инде менә 57 ел кулга-кул тотынышып тормыш юлыннан атлаучы Хәкимов Каниф Баян улы белән Екатерина Иван кызы гаиләсе чакырылды. Каниф Баян улы Бөек Ватан сугушы ветераны, ә инде Екатерина Иван кызы лаеклы педагог, ул күп еллар Лениногорск шәһәренең 6 нчы урта белем бирү мәктәбенә эшләгән. Һәм менә нәкъ шул мәктәп укучылары бу олы хөрмәткә ия булган парны котларга дип килгән иде.

Әлеге бәйрәмгә багышланган чара Буа дәүләт драма театрында узды. Анда агымдагы елда гаилә тормышының 50 еллыгын билгеләп үтүче буалылар – Лена һәм Николай Антоновларны, Раушан һәм Мәгъсүм Имәтовларны, Равия һәм Фәһим Шәрәфетдиновларны, Зөлфия һәм Юныс Сәйфуллиннарны, 55 ел тату гомер кичерүче Фәния һәм Хәйдәр Гыйматдиновларны, Ирина һәм Тәүфыйк Низамиевларны, Фәридә һәм Сәгыйть Садыйковларны, Венера һәм Расыйх Бурнашевларны тәбрикләделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Хәзер ТР Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә никахларын теркәгән парлар «Барысы да сезнең туй өчен» журналлары белән бергә тагын бер файдалы мәгълүмат тупланган белешмә дә алалар. Анда ГХАТ бүлегенең uslugi.tatarstan.ru ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аркылы күрсәтә торган электрон хезмәтләре турында аңлатыла. Шулай ук башка төр мәгълүмат та тупланган.

 

Гаилә – җылы учак. Бары тик гаиләдә генә син бәхетле. Бары тик гаиләдә генә сине сагынып, көтеп торалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International