Бу кичәгә инде менә 57 ел кулга-кул тотынышып тормыш юлыннан атлаучы Хәкимов Каниф Баян улы белән Екатерина Иван кызы гаиләсе чакырылды. Каниф Баян улы Бөек Ватан сугушы ветераны, ә инде Екатерина Иван кызы лаеклы педагог, ул күп еллар Лениногорск шәһәренең 6 нчы урта белем бирү мәктәбенә эшләгән. Һәм менә нәкъ шул мәктәп укучылары бу олы хөрмәткә ия булган парны котларга дип килгән иде. Матур гореф-гадәт буенча Хәкимовлар гаиләсе ГХАТ бүлегенең почет кенәгәсенә бу көннең истәлеге итеп имзаларын куйдылар, шулай ук аларга котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк бирелде.
ГХАТ бүлеге Гаилә көне белән котлап, барысына да бәхет, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы һәм гаиләләрдә татулык тели.