Пенсия фонды идарәсе башлыгы И.А.Большакова, сертификатларны дөрес итеп файдалануларын теләп, 2 әнигә сертификатлар тапшырды. Шулай ук күпбалалы гаиләләрнең әтиләре Андрей Крылатых һәм Алексей Веденеевларга өченче балалары Агния һәм Иван туганлыкка туу турындагы таныклыклар бирелде.ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Сафиулловның котлавын укыды һәм сабыйлары туган әти-әниләргә бүләкләр тапшырды.
Өстәмә офис “Автоградбанк” җитәкчесе И.В.Гавчева әти-әниләрне әлеге банк аша, ана капиталы ярдәмендә, ипотека вариантлары белән таныштырды һәм сувенирлар тапшырдылар.
Шундый мероприятияләргә авыл җирлеге Башлыкларын да чакыру матур традициягә әйләнеп бара.Бу көнне үзенең авылдашы Наталья Крылатых(Пыркина)ның кызы туу белән котларга Кошки-Новотимбаево авыл җирлеге Башлыгы С.В.Гаврилов та килде һәм ул әлеге гаиләгә бәхет һәм муллык теләде.
Шулай ук әлеге чарада Натальяның әти-әнисе Алексей Александрович һәм Надежда Кузьминична Пыркиннар катнашты.Алар да күпбалалы гаилә һәм аларның никахларына да 30 елдан артып киткән. Киләсе елга алар үзләренең 34 еллык гаилә бәйрәмнәрен “янтарь” туйларын билгеләп үтәргә җыенелар һәм шул уңайдан ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова аларга ике янтарь гәрәбә бүләк итте.
Әлеге чарада тагын бер традиция барлыкка килде, бу яңа өйләнешүчеләр өчен “гаилә бәхете рецептлары” дип аталган шкатулка. Бәйрәмнәрдә һәр катнашучы үзенең гаилә бәхете рецептларын язып калдыра, бу яңа өйләнешүчеләр өчен бик файдалы һәм гыйбрәтле булачак.