2016 елның 13 маенда Әлмәт шәһәр паркында Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Кешенең гомере нәкъ менә гаиләдән башлана, гаилә ул-мәхәббәт, тугрылык учагы. Гадәттә бу көнне гомер буена бергә атлап баручы гаиләләрне хөрмәтлиләр. Шундый гаиләләрнең берсен-Дарзимановлар Нәгыйм Сәлимҗан улы белән Лира Минсалих кызын ГХАТ идарәсе җитәкчесе Амирова Г.Р. көмеш туйлары белән котлады. Дарзимановлар 3 бала үстреп, авыл җирендә үзләренең хуҗалыклары белән, татар халкының гореф-гадәтләрен саклап, татулыкта һәм тынычлыкта яшиләр. Юбилярларга медаль, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, ә районның иң яхшы иҗат коллективлары бәйрәм кунакларын үзләренең чыгышлары белән шатландырды.