Халыкара гаилә көне уңаеннан җомга көнне 13 майда 13 сәгатьтә Илья һәм Камилла Тягущевлар үзләренең никахларын теркәделәр.Тантана Чистай шәһәренең Скарятинский бакчасында Туй ротондосында үтте.ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина аларның күпсанлы туганнарын, кунакларны якынлашып килүче Гаилә көне белән ихластан тәбрик итте, ә яңа өйләнешүчеләргә үзләренең бүгенге мәхәббәтләрен гомер буе саклауларын теләде.
Әлеге яшь гаиләнең ныклы, бәхетле, имин булуын телибез.Аларның гаиләсендә шатлыклы бала тавышлары яңгырап торсын, гаиләләрен бернинди дә тормыш сынаулары куркытмасын!