ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2016 ел
якшәмбе

   Һәр елны 15 майда, язның иң матур аеның нәкъ уртасында, Гаилә көне билгеләп үтелә. Бу көнне бар дөнья Гаиләне данлый.

   Мамадыш районында да Мәдәният йортының урам сәхнәсендә безнең кадерле алтын, бриллиант һәм зөбәрҗәт туй юбилярларыбыз өчен төрле милләт вәкилләре үзләренең туй йолаларын күрсәттеләр. Районыбызның сандугачлары үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Аннан соң юбиляр парлар район мәдәният йортына юл тоттылар.

     Халыкара гаилә көнендә Мамадыш районы Мәдәният йортының зур зал фойесында алтын күркәм гаиләләр турында мәгълүмати стендлар, кул эшләнмәләре күргәзмәләре көтә иде. Юбилярларның киленнәре әзерләгән милли ризыклар бәйгесе дә узды.

Бүген Татарстан башкаласында, СПИДтан үлгәннәрне искә алу халыкара  көненә багышлап, Казан Марафоны-2016 уздырылды.

            2016 елның 15 май көнне Яр Чаллы шәһренең Тантаналар сараенда территориясендә Халыкара гаилә көненә багышланган зур акция узды. Һәрбер теләгән гаилә, үз гаилә агачын утырта алды. Бу акцияда йөздән артык кеше катнашты.

Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, тантаналы рәвештә гаилә тормышы юбилярларын - Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәмгә хөрмәтләү узды.

Ел саен без 15 май көнне күңелле, җылы бәйрәм – Бердәм гаилә бәйрәмен билгеләп үтәбез.

Гаилә ул якыннарыбыз һәм туганнарыбыз. Кемнәрне без яратабыз, хөрмәт итәбез, кемнән без үрнәк алабыз, кемнәр өчен без кайгырабыз, кемгә саләмәтлек һәм бәхет телибез. Гаилә - һәрберебез өчен дә иң мөһим.

14 май көнне Халыкара Гаилә көне уңаеннан Мөслим муниципаль районында тәрбиягә балалар алган гаиләләрнең Сабан туе үтте. Әти-әниләр һәм балалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, төрле спорт уеннарында көчләрен сынаштылар. Балалар үзләрен тәрбиягә алган әти-әниләренә чиксез мәхәббәт һәм игелеклелекләре өчен рәхмәтләр әйттеләр. Бер бала да игътибарсыз калмады, һәрберсе истәлекле бүләкләр һәм яхшы кәеф белән кайтып китте.

15 майда Төмәндә узган “Кәләшләр фестивалендә” катнашып, алабугалы Гөлназ Әндәрҗанова Россия күләмендә алсу кәләш титулын яулады.

ЗАГС бүлеге начальнигы Валентина Увакина бу хакта болай ди:

– Әлеге конкурс гаилә белән ял итү формаларының берсе булып тора. Конкурста барлыгы 50 гә якын бала катнашты, алар арасында “Кайгырту” приютында тәрбияләнүчеләр дә бар иде. Балалар төрле төстәге акбурлар белән ЗАГС бинасы янындагы мәйданда төрле фигуралар һәм сюжетлар ясадылар. Шуның белән үзләренең бәхетне ничек итеп күрүләрен сурәтләделәр. Бу көнне конкурста катнашучылар рәсем ясап кына калмадылар, ә биеделәр дә, җырладылар да. Катнашучыларның барысы да дипломнар һәм сертификатлар алдылар.  Конкурс “Бердәм Россия” сәяси партиясе белән берлектә  оештырылды.

2016 елның 15 май көнендә Төмәндә унынчы Бөтенрәсәй проекты «Кәләшләр фестивале» финалы узды. «Бриллиант кәләше» исеме өчен  күптән түгел кияүгә чыккан 35 гүзәл кызлар көч сынашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International