Һәр елны 15 майда, язның иң матур аеның нәкъ уртасында, Гаилә көне билгеләп үтелә. Бу көнне бар дөнья Гаиләне данлый.
Мамадыш районында да Мәдәният йортының урам сәхнәсендә безнең кадерле алтын, бриллиант һәм зөбәрҗәт туй юбилярларыбыз өчен төрле милләт вәкилләре үзләренең туй йолаларын күрсәттеләр. Районыбызның сандугачлары үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Аннан соң юбиляр парлар район мәдәният йортына юл тоттылар.