ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2016 ел
дүшәмбе

2015 елның 16 нче майенда, Гаилә көне  уңаеннан Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Тантанага икенче балалары туган, 6 бәхетле  гаилә чакырылган иде. Арча һәм Әтнә районара пенсия фонды идарәсенең җитәкчесе Нурмөхәмәтова Р.И. әти-әниләрне бу шатлыклы вакыйга белән котлап документларын тапшырды һәм сертификатны ничек  һәм нәрсәгә кулланып булуын аңлатты.

Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетының никахлар теркәү залында, тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Бу көнне  Чирмешән районындагы 15 гаилә сертификатка ия булды. Ана капиталына сертификатларны  район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм Пенсия фонды идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова тапшырды. Миләүшә Батыршина  барлык әниләрне сабыйлары туу белән тәбрик итте һәм район үсешенә генә түгел, республика үсешенә дә өлеш керткәннәре өчен рәхмәтләрен җиткерде.

   Бәхетле гаилә ул - балалы гаилә, ә бәхетле бала һәм бәхетле балачак бары тик тулы гаиләдә генә мөмкин.

   15 нче май, Халыкара Гаилә көнендә, Мамадыш районында матур традициягә әйләнгән алтын юбилярларны котлау бәйрәме көнне узды. Бәйрәмгә шулай ук районыбызның яшь гаилә Гиззатуллиннар гаиләсе чакырылган иде.

Шәмсетдинов Айдар, башкарма комитет җитәкчесе, район башлыгы Марсель Шәйдуллин исеменнән Нуруллинар Таҗетдиновлар, Ногумановлар, Шарафиевлар, Кротовлар, Шарафутдиновлар, Хвалиевлар, Пимуллинар гаиләсен котлады, аларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. “Гаилә көне” темасы кондитер осталарның "Милли ашлар" күргәзмәсендә дә киң итеп яктыртылган иде.

9-11 майда 13 баланың  атасын яздыру һәм 24 үлү турында таныклар рәсмиләштерелде.

Ике күп функцияле  үзәктә ЗАГС белгечләре эшлиләр. Казанлылар язылышу, үзара килешеп аерылышу гаризаларын, баланы теркәү, балага атасын яздыру һәм үлүне терки алар. Шулай ук алар ЗАГС белгечләреннән консультация ала алалар.

Үткән атнада белгечләр 134 гариза кабул иттеләр һәм 28 кешегә консультация бирделәр. Теләгән кеше үзенә башка көнне уңайлы вакытка языла алды.

Татарстан Республикасының ГХАТ өлкәсендәге мәгълүмати технологияләр тәҗрибәсе «ПРОФ-IT-2016» бөтенроссиякүләм региональ мәгълүматлаштыру конкурсында «Импорталыштыру: казанышлар һәм перспективалар»  дискуссиясендә тәкъдим ителәчәк. Бәйге 16-17 май көннәрендә Уфада узачак.

«Нечкәбил» конкурсы - Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче һәм балалары булган гаиләләр өчен ачык конкурс.

2016 елның 16 маенда Шәйдуллин Марсель Марс улы һәм Анастасия Сергеевна гаиләсендә ир бала дөньяга аваз салды. Аңа бик матур Тамерлан дигән исем куштылар. Бу бәхетле гаиләне Әгерҗе районы ЗАГС бүлеге начальнигы Гусманова Лилия Саим кызы чын күңелдән тәбрик итте һәм иң беренче мөһим документ - туу турында таныклык тапшырды.

15 май – Халыкара гаилә көне уңаеннан Балтач районы мәдәният йортында “Бергә гомергә” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Чарага Балтач районында иңне-иңгә куеп, тигез гомер итүче  алтын һәм зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче  унөч пар чакырылды. Пар канатлы матур гаиләләр булганда гына адәм баласы бик бәхетле.


15
май, 2016 ел
якшәмбе

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, Халыкара гаилә көнен билгеләп үтү уңаеннан, Бөгелмә шәһәрендә яшәүче күпбалалы Маслаховлар гаиләсен бәйрәм белән котлады.

Ленар белән Галина гаиләсендә алты бала – 4 кыз һәм 2 ул. Иң өлкән кызларына – 13 яшь, уртанчыларына – 11, өлкән улларына – 7, кечесенә – 5 яшь, кече кызлары исә 3 яшьтә һәм иң нәни кызлары әле 9 айлык кына. Гаилә башлыгы Ленар – тәҗрибәле программист, ә Галина – уңган хуҗабикә. Гаилә бүгенге көндә вакытлыча яшәп тору шарты куелган фатирда яши.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International