Чираттагы җыелышына Азнакай шәһәре ЗАГС бүлеге каршындагы "Пар канатлар" исемендәге клуб җитәкчесе Лена Гыймаева, үзенең яртысын эзләгән кешеләрне чакырды. Бу эш ике ел дәвамында алып барыла. Яңа килгән кеше, үз теләге буенча, анкета тутыралар, булган ялгызлар белән танышалар, клубның утырышына киләләр. Бу юлы Лена Мухтаровна алар белән әңгәмә алып барды. Темалары: ир-ат һәм хатын-кызның беренче очрашыу, аерылышу, ялгызлык сәбәбләре, киләчәк планнары. Мәхәббәт, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында язылган шигыйр юллары белән ул кичәне тамамлады.
2016 елның 17 май көнне Мөслим лицеенда ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 10-11 сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате үткәрделәр.
Бүлек җитәкчесе ГХАТ бүлеге эшчәнлегенә бәйле төп мәсьәләләр белән таныштырды. ГХАТ бүлеге тарихы һәм 2015 елның төп эш күрсәткечләренә аерым игътибар бирелде. Әңгәмә барышында укучылар кызыксындырган сорауларын бирделәр.
15-нче май, Халыкара Гаилә көнендә, Мамадыш районында матур традициягә әйләнгән алтын юбилярларны котлау бәйрәме узды.
17 майда Алабуга ЗАГС бүлегендә 400 нче бала туу теркәлде. Нәни кызга әти-әниләре Зарина дип исем куштылар.
Очрашуда ЗАГС идарәсенә гариза биргән һәм бик тиздән гайлә корачак яшь парлар катнашты. Нәкъ менә бу чорда булачак парларга гаилә, ир һәм хатын мөнәсәбәтләре турында аңлату, аларны конструктив аралашу төзергә өйрәтү мөһим.
Психолог яшьләргә, алар бер-берсен аңлап, ышаныч белән яшәсәләр генә чын бәхет төзеп булачагын аңлатты.
Гаилә көне бәйрәм иткән көннәрдә Баулы районы ГХАТ бүлегендә гимназиянең 8 нчы сыйныф укучылары өчен Гаилә дәресләре үтте.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова укучыларга ГХАТ бүлегенең тарихы, бурычлары һәм максатлары, гражданлык хәле актлары, гаилә турындагы законнарның хокукый нигезләре, гаилә традицияләрен саклау хакында сөйләделәр. Укучылар әңгәмәдә теләп һәм актив катнаштылар, төрле сораулар бирделәр. Архив белән танышу да балаларга файдалы булды.
Барлык назны, йөрәк җылыбызны, гомеребезне балаларга багышлыйбыз.Гыйбадуллин Фәнис белән Гөлиянең, Хаеров Альфред белән Мәдинәнең дә буген бик куанычлы көннәре. Тормышларын түгәрәкләндереп 4 май көнне Гыйбадуллинар гаиләсендә икенче балалары - кызлары Зәмирә туды, ә Хаеровлар гаиләсендә 12 май көнне алтынчы балалары- кызлары Хәдичә якты дөньяга аваз салды.
Сарман районы Зур Нөркәй авылында яшәп, гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Абдуллин Габделхак Абдулла улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Сугыш башлангач, Габделхак ага үз теләге белән сугышка китә. Ул Ленинград блокадасын өзүдә, Курск Дугасы өчен барган сугышта, Украина, Молдавия, Венгрия һәм Румынияне азат итүдә катнаша. Сугыштан соң Зур Нөркәй мәктәбендә укытучы булып эшли, “Халык мәгариф отличнигы” исеменә лаек була. Тормыш иптәше белән 3 бала тәрбияләп устергәннәр, хәзер 6 онык, 5 оныкчык шатлыклары белән яшиләр.
Никахны теркәү көне өйләнешүчеләр һәм туганнары өчен дә бик әһәмиятле көн.Бу көнгә яшьләр үзләре дә, әти -әниләре һәм туганнары бик озаклап әзерләнәләр.
Тәтеш шәһәре хакимияте дә яшь өйләнешүчеләр өчен шәһәр паркын үзгәрттеләр. Туй кортежын каршы алу мәйданчыгы булдырылды, яшел үсентеләр фонында фотога төшү өчен матур эскәмияләр барлыкка килде.
Кеше тормышы гаиләдән башлана. Баулы шәһәренең 7–нче мәктәбендә шушы тема астында үткән Гаилә көненә багышланган чарада ГХАТ бүлеге хезмәткәре Альбина Ахметова катнашты. 9 нчы- 10 нчы сыйныф укучыларын ул Гаилә көненең барлыкка килү, ГХАТ тарихы белән таныштырды, демография турында сөйләп китте. Балалар хәзерге вакытта гаиләнең нинди роль уйнавы турындагы дискуссиядә, “Нәрсә ул гаилә” викторинасыда актив катнаштылар, “Гаилә балалар күзе белән” дигән видеоролик карадылар, гаиләгә багышланган шигырьләр укыдылар.