Сарман районы Зур Нөркәй авылында яшәп, гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Абдуллин Габделхак Абдулла улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Сугыш башлангач, Габделхак ага үз теләге белән сугышка китә. Ул Ленинград блокадасын өзүдә, Курск Дугасы өчен барган сугышта, Украина, Молдавия, Венгрия һәм Румынияне азат итүдә катнаша. Сугыштан соң Зур Нөркәй мәктәбендә укытучы булып эшли, “Халык мәгариф отличнигы” исеменә лаек була. Тормыш иптәше белән 3 бала тәрбияләп устергәннәр, хәзер 6 онык, 5 оныкчык шатлыклары белән яшиләр.
Бу тантаналы көнне Габделхак аганы котларга район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге килде. Аңа Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның котлау открыткасы тапшырылды. “Сез авыр, ләкин бәхетле тормыш кичергәнсез. Без Сезнең белән горурланабыз, Сезгә һәм Сезнең якыннарыгызга сәламәтлек, тыныч тормыш телибез”.
Габделхак аганы олуг юбилее белән котлыйбыз, аңа ныклы сәламәтлек, якыннарының игелеген тоеп яшәвен телибез.