Кеше тормышы гаиләдән башлана. Баулы шәһәренең 7–нче мәктәбендә шушы тема астында үткән Гаилә көненә багышланган чарада ГХАТ бүлеге хезмәткәре Альбина Ахметова катнашты. 9 нчы- 10 нчы сыйныф укучыларын ул Гаилә көненең барлыкка килү, ГХАТ тарихы белән таныштырды, демография турында сөйләп китте. Балалар хәзерге вакытта гаиләнең нинди роль уйнавы турындагы дискуссиядә, “Нәрсә ул гаилә” викторинасыда актив катнаштылар, “Гаилә балалар күзе белән” дигән видеоролик карадылар, гаиләгә багышланган шигырьләр укыдылар.