Чираттагы җыелышына Азнакай шәһәре ЗАГС бүлеге каршындагы "Пар канатлар" исемендәге клуб җитәкчесе Лена Гыймаева, үзенең яртысын эзләгән кешеләрне чакырды. Бу эш ике ел дәвамында алып барыла. Яңа килгән кеше, үз теләге буенча, анкета тутыралар, булган ялгызлар белән танышалар, клубның утырышына киләләр. Бу юлы Лена Мухтаровна алар белән әңгәмә алып барды. Темалары: ир-ат һәм хатын-кызның беренче очрашыу, аерылышу, ялгызлык сәбәбләре, киләчәк планнары. Мәхәббәт, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында язылган шигыйр юллары белән ул кичәне тамамлады.