ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2016 ел
чәршәмбе

Халыкара гаилә көне уңаеннан Тукай ГХАТ бүлеге “Гаиләләр салават күпере” дип аталган фестиваль үткәрде. Фестивальгә районның төрле авыл җирлекләреннән иҗади, сәләткә, җырга-моңга бай һәм һәркем өчен өлге булырдай 15 гаилә җыелды. Бәйрәмдә шулай ук үзләренең гаилә юбилейларын билгеләп үтүче матур парларны бүләкләп үттеләр. Алар арасында хөрмәткә лаек 63 ел бергә гомер итүче Петровлар гаиләсе дә бар иде.

Бердәм гаилә бәйрәме уңаеннан 2016 елның 18 май көнендә Кама Тамагы ГХАТ бүлегендә “Яшь гаиләне тәрбияләу” диеп исемләнгән һөнәр булып узды. Кама Тамагы районының кеше хокукларына вәкаләт бирүче ярдәмчесе Гөлчәчәк Гилмулла кызы Һәм иҗтимагый саклау идарәсе җитәкчесе Гөлназ Сафина катнаштылар.

Гаилә ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер,          һич башка кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны. Сикәлтәле гомер юлыннан матур итеп атлаучы, күгәрченәр кебек гөрләшеп яшәүче Рафаэль һәм Наилә Закировлар гаиләсе Балтач бистәсендә иң күркәм, матур гаиләләрнең берсе.

2016 нчы елның 18 маенда Әгерҗе шәһәре бала тудыру йортында яңа туган баланы чыгару тантанасы булып утте. Бәхетле, яшь Мингазовлар гаиләсендә кыз бала дөньяга аваз салды. Аңа Рамина исеме куштылар. ГХАТ җитәкчесе Гусманова Лилия Саим кызы беренче һәм төп документ - туу турында таныклык тапшырды.

Бәхетле әти - Нуриев Айзат Фоат улы һәм әнисе - Нуриева Лилия Ильсур кызы улларына Зиннур исеме куштылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парны 2 нче балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. Яшь гаиләгә уңышлар, матур, күркәм гаиләдә, балаларын игелекле итеп үстерүләрен телибез.

2016 елның 18 майенда Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Халыкара гаилә көненә багышланган тантаналы рәвештә исем кушу бәйрәме булып узган. Игезәкләргә Мәрьям һәм Кәрим исемнәре бирделшр.  Яңа туган балаларның әти-әнисе– Илфат Илгиз улы һәм Зәринә Рәсим кызы - Яшел Үзән муниципаль районының Бакырчы авылыннан.  Яңа туган нәниләр яшь гаиләдә беренче балалар.


17
май, 2016 ел
сишәмбе

Гаилә көне уңаеннан уздырылган “Хыял” яшьләр үзәгендә “ Сто к одному” уены шунын бер ачык мисалы. Яшь гаиләләр мондый чараларны бик хуплап алалар һәм теләп катнашалар. Уен ахырында һәр гаиләгә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

      2016 елның 17 нче маенда Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 3 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый – Элина Сарварова – Ильдус һәм Гузель Сарваровлар гаиләсендә көтеп алынган бала.

   Анна Васильевна Суслова Алат спиртзаводы поселогында 1926 елның 17 маенда туган. Спиртзавода эшләп, шуннан лаеклы ялга киткән. Ике бала тәрбияләп үстергән.Хәзерге вакытта кызынын гаиләсе белән яши. Юбилее белән аны авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина һәм социаль үзәге җитәкчесе Рафис Газизов тәбрикләделәр.

15 нче май көнне Менделеевск районының Илнәт авылында  халыкара гаилә көнен билгеләп үтү кысаларында “Ашыгыз тәмле булсын” дип исемләнгән  мари крестьян ризыклары регионара фестивале үткәрелде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International