2016 елның 18 майенда Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Халыкара гаилә көненә багышланган тантаналы рәвештә исем кушу бәйрәме булып узган. Игезәкләргә Мәрьям һәм Кәрим исемнәре бирделшр. Яңа туган балаларның әти-әнисе– Илфат Илгиз улы һәм Зәринә Рәсим кызы - Яшел Үзән муниципаль районының Бакырчы авылыннан. Яңа туган нәниләр яшь гаиләдә беренче балалар.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле әти-әнигә туу турында таныклык тапшырдылар. Бу шатлыклы вакыйга белән котладылар, бу вакыйга балалар тормышында игелекле һәм бәхетле тормыш башлануы дип ышанып калабыз.
Игезәкләрне күргәнегез бармы?
Табигатьнең гаҗәп халәте.
Шуны тоюың да шатлык икән,
Әйтерсең лә дөнья җәннәте!
Без дә бу дөньяда игезәк
Мин - Кәрим булам, ә ул Мәрьям.
Аның белән бергә булмаганда
Һәр сулышын йөрәгем сизә.
Чит җирләрдә аерым торганда да
Һәрчак тоеп торды йөрәгем
Табигатем үзе белгәндер бит,
Θзелеп сагынырга кирәген.
Мин бәхетле - дөнья матурлыкка
Мин бәхетле - икәү булганга.
Гомерем минем тагы тулы булыр
Бу дөньяда син сау булганда.
Язмышымда - син нурлы йолдыз
Син булмасаң мин соң нишләрмен?
Якты йолдыз кебек син яктырсаң,
Мин дә шуны тоеп яшәрмен.