ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 нче елның 16 нчы маенда видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.

2016 ел 19 май көнендә Бөек Ватан сугышы ветераны Шамгунова Разыя Сафий кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Район хакимияте башлыгы тарафыннан ел башыннан шәһәр һәм район җитәкчеләре катнашуында ачык дәресләр үткәрелде. План буенча һәрбер җитәкче мәктәпнең эшчәнлеге һәм проблемалары, укытучылары һәм укучылары белән танышырга тиеш. 2016 елның 19 маенда ГХАТ идарәсе җитәкчесе Амирова Г.Р. 15 нче мәктәпнең 10нчы сыйныф укучылары белән лидерлык дәресләре үткәрде.

Нәкъ 15 май көнне Чүпрәле район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә Мясниковлар гаиләсенең икенче балалары – кызлары дөньяга аваз салды. Аңа Татьяна дигән бик матур исем бирделәр. Баланың да, әнисенең дә хәлләре әйбәт булганлыктан аларны 19 нчы май көнне бала тудыру бүлегеннән чыгардылар. 

  19 май көнне Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева авыл Башкарма комитеты секретарьлары белән киңәшмә үткәрде. Ул үзенең чыгышында үлемне вакытында теркәү, роддомнан чыкканчы баланың туу таныклыгын тапшыру, гражданнарга электрон хезмәтләрне күбрәк аңлату мәсьәләләрен күтәрде. Яңа эшли башлаган секретарьларга методик ярдәм күрсәтте.

2016 елның 19 май көнне ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең педагогик көллияте укучылар өчен экскурсия-лекция үткәрделәр.
Укучыларны Тантаналар сарае бинасы буенча уздырдылар, дәүләт бүләкләрен тапшыру, ярәшү, исем кушу, юбилей туйлар бәйрәмнәре турында сөйләделәр, ГХАТ идарәсе эшчәнлеге турында белешмәләр бирделәр.

Ярты гасыр бергә узылган гомер... Абынып та, сөртелеп тә узылган горем. Ләкин сынмаган, сыгылмаган саф, чиста мәхәббәт. Мондый бәхетле гомер, мөгәен, һәркемгә дә бирелмидер.

Балык Бистәсе муниципаль районында 50, 55 ел гомер гаилә корып яшәүче парларны тантаналы рәвештә тәбрикләделәр.


18
май, 2016 ел
чәршәмбе

Нурлат  муниципаль районы ГХАТ бүлеге тарафыннан 2016 елның 18 майда Нурлат шәһәре 10 нче мәктәбенең 6 сыйныф укучылары өчен  дәрес үткәрелде. Әлбәттә чара халыкара Гаилә көненә багышлап оештарылды.Әңгәмә өчен тәкъдим ителгән темалар – гаилә темасын яктырткан закон нормалары, гаиләдә ир һәм хатынның бер- беренә карата җаваплылыгы, никах теркәү тәртибе, гаиләдә конфликтларны булдырмау, үзара җылы мөнәсәбәтләрне озак еллар саклап калу серләре.

2016 нчы елның 16 маенда Менделеевск  шәһәренең Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы филиалында  Гаилә көненә багышланган тантаналы  чара уздырылды.

      2016 елның 18 маенда Яр Чаллы шәһәренең Тантана сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатларын тапшырдылар. Бу көнне сертификатларны 23 Чаллы гаиләсе алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International