15 нче май көнне Менделеевск районының Илнәт авылында халыкара гаилә көнен билгеләп үтү кысаларында “Ашыгыз тәмле булсын” дип исемләнгән мари крестьян ризыклары регионара фестивале үткәрелде. Илнәткә Удмуртиянең Грах, Алнаш районнарының күп авылларыннан, Можга шәһәреннән бик күп кеше килде. Шулай ук Татарстанның Менделеевск, Алабуга, Әгерҗе районнарыннан да килүчеләрнең саны байтак иде. Фкестивальдә катнашучылар төрледән –төрле мари крестьян ризыклары тәкъдим иттеләр һәм аларны пешерү буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Һәрбер ризыкны шунда ук авыз итәргә дә була иде. Шулай ук зур концерт программасы да әзрләнгән иде.
Фестивальне алып баручы Менделеевск шәһәре башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фаина Козырева тамашачыларга гаилә хәзинәсен саклау һәм мари милли рызыклары турында мәгълүмат бирде.
Кунаклар һәм иҗади коллективлар бәйрәмнән кәнәгать калдылар һәм милли гореф-гадәтләрне саклап калу өчен мондый чараларны уздыруның кирәклеген әйттеләр.