Мөслим лицее укучылары өчен сыйныф сәгате

2016 елның 17 мае, сишәмбе

2016 елның 17 май көнне Мөслим лицеенда ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 10-11 сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате үткәрделәр.
Бүлек җитәкчесе ГХАТ бүлеге эшчәнлегенә бәйле төп мәсьәләләр белән таныштырды. ГХАТ бүлеге тарихы һәм 2015 елның төп эш күрсәткечләренә аерым игътибар бирелде. Әңгәмә барышында укучылар кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Чара эшлекле уен формасында узды. Укучылар, төркемнәргә бүленеп, үзләренең булачак гаиләләре турында күзаллау төзеделәр. Аннан соң һәр төркем үз проектын яклады. Укучылар гаилә нигезенә мәхәббәт һәм балаларны куйдылар.  

Өлкән сыйныф укучылары белән үткәрелгән мондый очрашулар гаилә кыйммәтләрен ныгыта һәм укучыларның хокукый грамоталылыгын үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International