Арча муниципаль районының ЗАГС бүлеге кысаларында «Ана капиталы” сертификатлары тапшыру

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

2015 елның 16 нче маенда, Гаилә көне  уңаеннан Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Тантанага икенче балалары туган, 6 бәхетле  гаилә чакырылган иде. Арча һәм Әтнә районара пенсия фонды идарәсенең җитәкчесе Нурмөхәмәтова Р.И. әти-әниләрне бу шатлыклы вакыйга белән котлап документларын тапшырды һәм сертификатны ничек  һәм нәрсәгә кулланып булуын аңлатты. Шулай ук тантанада катнашкан аналарны Автоградбанк белгече Ахмадуллина Алсу Альбертовна котлады. Сертификат ияләренә бүләкләр тапшырылды. Гаиләләргә бәхетле озын гомер, нык сәламәтлек, зур уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International