Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, Халыкара гаилә көнен билгеләп үтү уңаеннан, Бөгелмә шәһәрендә яшәүче күпбалалы Маслаховлар гаиләсен бәйрәм белән котлады.
Ленар белән Галина гаиләсендә алты бала – 4 кыз һәм 2 ул. Иң өлкән кызларына – 13 яшь, уртанчыларына – 11, өлкән улларына – 7, кечесенә – 5 яшь, кече кызлары исә 3 яшьтә һәм иң нәни кызлары әле 9 айлык кына. Гаилә башлыгы Ленар – тәҗрибәле программист, ә Галина – уңган хуҗабикә. Гаилә бүгенге көндә вакытлыча яшәп тору шарты куелган фатирда яши.
Якты йөз, ачык күңел белән каршы алган Галина һәм Ленар гаиләсендә бер-береңә мәхәббәт, һәрчак ярдәмләшеп яшәү хөкем сөрә. Кайбер матди кыенлыкларга карамастан, балалары бөтенлектә, җитеш тормышта яшәсен өчен алар бар көчен куя. Гаиләне ихлас күңелдән бәйрәм белән котыйбыз. Яратулары гомерле, гомерләре бәхетле булсын!