Игезәк балаларны тантаналау

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

   Бәхетле гаилә ул - балалы гаилә, ә бәхетле бала һәм бәхетле балачак бары тик тулы гаиләдә генә мөмкин.

   15 нче май, Халыкара Гаилә көнендә, Мамадыш районында матур традициягә әйләнгән алтын юбилярларны котлау бәйрәме көнне узды. Бәйрәмгә шулай ук районыбызның яшь гаилә Гиззатуллиннар гаиләсе чакырылган иде. Яшь гаиләнең быел игезәк балалары Саид белән Самир дөньяга туды. Аларны бәйрәм белән һәм тормышларындагы зур вакыйга белән район Башлыгы Анатолий Иванов котлады, үзенең җылы теләкләрен җиткереп алрга Рәхмәт хаты, ГХАТ бүлегеннән открытка һәм бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International