Бүген Татарстан башкаласында, СПИДтан үлгәннәрне искә алу халыкара көненә багышлап, Казан Марафоны-2016 уздырылды. Бөтенроссия ярышларын ачу тантанасы «Казан Арена» стадионы янында булды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе ярдәмчесе Геннадий Онищенко һәм башкалар катнашты. Аннары Рөстәм Миңнеханов, Илдар Халиков һәм Геннадий Онищенко, 3 мең кеше белән бергә, 3 километрлы дистанциягә йөгерде. Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты махсус павильонга керде, анда ВИЧка тест узды. Искәртәбез, марафонның шигаре «Үзеңне тикшер!» иде.
Искәртәбез, Казан марафоны икенче ел рәттән уздырыла. Барысы 38 илдән 8,5 мең кеше катнашырга гариза биргән. 42,2 км марафон дистанциясеннән тыш, ярыммарафон дистанциясе (21,1 км), 10 км һәм 3 км ераклыкка йөгерешләр узачак.
Әлеге чараны хуплап, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы А.Р. Шавалеева да узышта катнашты.