21 майда Апастан 65 кешелек делегация Изге Болгарга барып кече Хаҗ гамәлләре кылып кайтты.
Актаныш районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 22 май көнне үткәрелгән алдан тавыш бирүдә актив катнашты.
Алабуга муниципаль район башкарма комитетында ЗАГС бүлеге инициативасы белән 8 июльдәге “Гаилә, ярату, тугрылык” көненә багышланган тантанага әзерлек йөзеннән киңәшмә булып узды. Анда, бәйрәм чараларыннан тыш, медальгә лаеклы гаиләләр кандидатурылары да каралды.
2016 елның 21 май көнендә никахлашу Сараенда, «Юнона» Булачак гаилә мәктәбе» проекты кысаларында, киләчәк яшь парлар өчен психолог белән чираттагы консультация узды.
21 май көнне Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәре тарафыннан шәһәр бала тудыру йортында бу елны дөньяга килгән 500 нче сабый теркәлде. Владимир һәм Екатерина Чуриковлар үзләренең нарасыйларына Архип исемен бирде.
ГХАТ бүлегенең барлык хезмәткәрләре исеменнән бәхетле гаиләне беренче балалары белән ихлас котлыйбыз. Тормышларында һәрчак иминлек һәм уңышлар юлдаш булсын, ә бәләкәчләре сәламәт, актив һәм ныклы бала булып үссен, якыннарын һәрчак сөендереп торсын!
Балалар туу белән гаиләгә бәхет килә. 2016 елның 16 маенда Валиуллиннар гаиләсендә могҗиза булды. Айрат белән Руфинаның бер вакытны өч балалары дөньяга киләләр.Сәйдә, Аяз, Таирә үзләренең әтисе белән әнисен өч тапкыр бәхеткә ирештерделәр. Исемнәрнең гарәп теленнән тәрҗемәсе: Сәйдә – “бәхетле”,Таирә – “саф”, Аяз - “чибәр” дигәнне аңлата. Хәзерге вакытта Руфина балалар белән шифаханәдә.Озакламый бәхетле әни балалары белән өйләренә чыгарылачак.
Яр Чаллыда яшәүче Султангалиева Миннинур Мөхәмәтсабир кызы үз йөз елын үткәрә. Ул Башкортостанның Усман авылында туып үскән. 1993-нче елда Миннинур апа Яр Чаллы шәһәренә кичеп килде. Бүген ул кече кызы гаиләсендә яши. Аның өч баласы, алты оныгы, дүрт оныкларының уллары һәм ике оныкларының улларының уллары бар.
Ул гаиләдә икенче көтеп алган нарасый.
Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина бәхетле атаны гаиләләрендә сабый туу сөенече белән тәбрикләде һәм кызларының беренче документын – туу турында таныклыкны тапшырды.
Менделеевск районы рус милли — мәдәни җәмгыятенең, "Ата-аналар кайгыртуы" дип аталучы халыкара иҗтимагый яшьләр хәрәкәте, шулай ук "Ныклы гаилә" федераль партия проекты эшчәнлеге кысаларында " Көмеш җеп — буыннар бәйләнеше" дип аталган гаилә буынннарының бәйләнешен чагылдырган фестиваль үткәрелде. Бәйрәмне авыл мәдәнят йорты директоры А. Затирко ачты. Ижевка урта мәктәбе тарих укытучысы В. Краснов, "Гоголевлар —авылның беренче яшәүчеләре" дигән тарихи белешмә тәкъдим итте.
Тәтеш муниципаль районыны Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М. Дианова( попечительләр советы председателе) Җиңү паркында агач утыртуда катнашты. Бу Тәтеш муниципаль райны өлкәннәр һәм инвалидлар йортында “Безнең кадерле ветераныбыз” һәм экологик “Урман утырту көне” акцияләре кысаларында социаль – гуманитар проектны тормышка ашыру йөзеннән үткәрелгән чара иде. Бу чарада авыл җирлеге, Зур Шәмәк урта белем бирү мәктәбе, авыл мәдәният йорты, библиотека һәм Зур Шәмәк авылы янгыннан саклау оешмалары эшчеләре дә катнаштылар.