Өчләтә бәхет!

2016 елның 21 мае, шимбә

          Балалар туу белән гаиләгә бәхет килә. 2016 елның 16 маенда Валиуллиннар гаиләсендә могҗиза булды. Айрат белән Руфинаның  бер вакытны өч балалары дөньяга киләләр.Сәйдә, Аяз, Таирә үзләренең әтисе белән әнисен өч тапкыр бәхеткә ирештерделәр.  Исемнәрнең гарәп теленнән тәрҗемәсе: Сәйдә – “бәхетле”,Таирә – “саф”, Аяз - “чибәр” дигәнне аңлата. Хәзерге вакытта Руфина балалар белән шифаханәдә.Озакламый бәхетле әни балалары белән өйләренә чыгарылачак.

          Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсе хезмәткәре М.А.Малышева тарафыннан бәхетле әтигә өч туу турында таныклык тапшырылды һәм изге теләкләр теләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International