Изге Болгарга сәяхәт

2016 елның 23 мае, дүшәмбе

21 майда Апастан 65 кешелек делегация  Изге Болгарга барып кече Хаҗ  гамәлләре кылып кайтты. Ике автобуслык колоннабызны Спас районы башкарма комитеты вәкилләре каршы алды һәм озатып йөрде. Апаслылар ил башлыклары, чит мәмләкәтләр хөкүмәте җитәкчеләре белән берлектә Ак мәчет янәшәсендә төзеләчәк дөньякүләм әһәмиятле Ислам Академиясе нигезенә таш салуда да катнаштылар. Делегацияне районнан озата баручы ЗАГС җитәкчесе Розалия Насыйбуллина җитәкләде. Апаслыларга сәяхәт бик ошады һәм алар күңелләре булып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International