"Көмеш җеп — буыннар бәйләнеше"

2016 елның 20 мае, җомга

Менделеевск районы рус милли — мәдәни җәмгыятенең, "Ата-аналар кайгыртуы"  дип аталучы халыкара иҗтимагый яшьләр хәрәкәте, шулай ук "Ныклы гаилә"  федераль партия проекты эшчәнлеге кысаларында " Көмеш җеп — буыннар бәйләнеше" дип аталган гаилә буынннарының бәйләнешен чагылдырган фестиваль үткәрелде. Бәйрәмне авыл мәдәнят  йорты директоры А. Затирко ачты. Ижевка урта мәктәбе тарих  укытучысы В. Краснов, "Гоголевлар —авылның беренче яшәүчеләре" дигән тарихи белешмә тәкъдим итте.

" Иске йолалары саклыйбыз " исеме астында һәр гаилә үзенең әби-бабайлар чорыннан ук клә торган һәм традициягә әйләнгән бәйрәменнән бер өлеш күрсәтте. Бу - "Рус самовары бәйрәме", тамашачылар да бик теләп катнашкан җырлы-биюле "Гаилә кич утыруы", "Балыкчы бәйрәме".

Шулай ук "Рус  гаиләсе осталары" күрсәтелде. Тамашачы хөкеменә гаиләләр рус милли ашларын тәкъдим иттеләр. Фестивальдә катнашучы гаиләләргә чараның кунаклары булган районның иҗади ансамбльләре рус халык җырларын бүләк иттеләр.

Фестиваль азагында мәдәният идарәсе җитәкчесе Е. Шигапова фестивальдә катнашучыларны котлады һәм гаиләләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ханбиков Р.С. ярдәмчесе Р.Гафаров, "Бердәм Россия", партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе К. Смирнова, Менделеевск районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ф. Козырева рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Бу чара милли ризыкларны авыз итү белән һәм чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International