Ул гаиләдә икенче көтеп алган нарасый.
Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина бәхетле атаны гаиләләрендә сабый туу сөенече белән тәбрикләде һәм кызларының беренче документын – туу турында таныклыкны тапшырды.
“Арина” исеме “тынычлык, татулык” мәгънәсенә ия. Ямьле яз көннәрендә туган кыз киләчәктә дә әти-әнисенә бары шатлыклы һәм сөенечле мизгелләр бүләк итәр дип ышанасы килә.