Тәтеш муниципаль районында “Безнең кадерле ветераныбыз” һәм “Урман утырту көне” акцияләре

2016 елның 20 мае, җомга

Тәтеш муниципаль районыны Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М. Дианова( попечительләр советы председателе) Җиңү паркында агач утыртуда катнашты. Бу Тәтеш муниципаль райны өлкәннәр һәм инвалидлар йортында  “Безнең кадерле ветераныбыз” һәм экологик “Урман утырту көне” акцияләре кысаларында социаль – гуманитар проектны тормышка ашыру йөзеннән үткәрелгән чара иде. Бу чарада авыл җирлеге, Зур Шәмәк урта белем бирү мәктәбе, авыл мәдәният йорты, библиотека һәм Зур Шәмәк авылы янгыннан саклау оешмалары эшчеләре дә катнаштылар.

Шулай ук агач утыртуда Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты  җитәкчесе урынбасары А.А.Гасимов, Тәтеш муниципаль районы социаль яклау идарәсе начальнигы О.М.Илларионова һәм “ТАТМЕДИА” филиалы АҖ  директоры Л.М.Путятинская катнаштылар. 450 чыршы, каен, туе, балан һәм миләш үсентеләрен “Тәтеш урман хуҗалыгы” директоры А.И.Чермянин бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International