Бөгелмә муниципаль районында 500 нче сабый

2016 елның 21 мае, шимбә

21 май көнне Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәре тарафыннан шәһәр бала тудыру йортында бу елны дөньяга килгән 500 нче сабый теркәлде. Владимир һәм Екатерина Чуриковлар үзләренең нарасыйларына Архип исемен бирде.

ГХАТ бүлегенең барлык хезмәткәрләре исеменнән бәхетле гаиләне беренче балалары белән ихлас котлыйбыз. Тормышларында һәрчак иминлек һәм уңышлар юлдаш булсын, ә бәләкәчләре сәламәт, актив һәм ныклы бала булып үссен, якыннарын һәрчак сөендереп торсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International