2016 елның 25 май иртәсендә Балтач район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” девизы белән район яшьләр үзәге иртәнге зарядка оештырды.
Тукай районы ГХАТ булеге Биклән авылы мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәмендә катнашты.
Сарман районы Җәлил бистәсендә яшәүче Сәкинә әби Яхшыгулова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
2016 нче елның 24 нче маенда Сарман муниципаль районында 15 укучыга тантаналы рәвештә Россия Федерациясенең төп документы – паспорт тапшырылды.
Бу көнне икенче һәм өченче балалары туган 5 гаилә сертификат алды.
2016 елның 25 май көнендә Саба районы Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче Сания Зариповага 90 яшь тулды. Сания әбине котларга район җитәкчелеге, якыннары килгән иде. Аңа исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр хәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Һәр кешенең тормышында соңгы мәктәп кыңгыравы чыңламый калмый. Уку еллары тәмамлануын гәүдәләндерүче, бер үк вакытта шатлыклы да, ямансу да булган соңгы кыңгырау. 25 май көнне ул Бөгелмә шәһәре Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернатының чыгарылыш сыйныф укучыларына да яңгырады. Алар өчен тантаналы мәктәп линейкасы уздырылды.
2016 елның 22 маенда Чистай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Россия Федерациясенең Федераль Җыены Дәүләт Думасына “Бердәм Россия” партиясеннән депутатлыкка кандидатлар күрсәтү буенча алдан тавыш бирүдә катнаштылар.
25 май көнне Ютазы районы ГХАТ бүлеге мөдире З. Фаррахова Иске Каразирек авылы урта мәктәбендә, соңгы кыңгырау бәйрәмендә катнашты. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларының гомерләрендә кабатланмас мизгел булган бу көнне аларга матур теләкләр, уңышлы кешеләр булуларын теләде.
Илдә үткәрелгән алдан тавыш бирү көне Баулы районында халыкның актив катнашлыгында үтте.