Илдә үткәрелгән алдан тавыш бирү көне Баулы районында халыкның актив катнашлыгында үтте. Праймериз безнең өчен яңалык, әмма кешеләр алдан тавыш биргән очракта, көзен депутатлыкка кандидатларны сайлавы күпкә җиңелрәк булачагын яхшы аңлый. Бу җитти эшкә Баулы ГХАТ хезмәткәрләре дә үз өлешләрен керттеләр. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова 16.30.453 санлы хисап комиссиясе рәисе булып әшләде.