Алдан тавыш бирүдә катнаштылар

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

2016 елның 22 маенда Чистай муниципаль  районы башкарма комитетының  ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Россия  Федерациясенең Федераль Җыены  Дәүләт Думасына “Бердәм Россия”  партиясеннән депутатлыкка кандидатлар  күрсәтү буенча алдан тавыш  бирүдә катнаштылар.

Гадәттәгечә, ЗАГС бүлеге төрле дәрәҗәдәге сайлау кампанияләрен әзерләү һәм үткәрүдә актив катнаша. Шулай, хәзерге вакытта сайлаучылар исемлегенә төгәллек кертү өчен территориаль сайлау комиссияләренә мәгълүматлар тапшыру аерым контрольдә тора.

Дәүләт Думасына депутатлар сайлау быел сентябрь аенда узачак һәм без барыбыз да, һичшиксез, сайлау участокларына килергә тиешбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International