Яшь сарманлыларга паспорт тапшыру тантанасы

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

2016 нче елның 24 нче маенда Сарман муниципаль районында 15 укучыга тантаналы рәвештә Россия Федерациясенең төп документы – паспорт тапшырылды. Аларны тулы хокуклы гражданнар булулары белән аппарат җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, миграция хезмәте җитәкчесе Гөлүсә Харисова, район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина тәбрикләделәр. Укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, фотога төшү дә булды. Әти-әниләр матур теләкләрен җиткерделәр.

Соңыннан укучылар Сарман районының Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда булдылар, документ буларак паспорт тарихы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International