Бу көнне икенче һәм өченче балалары туган 5 гаилә сертификат алды. Тантаналы чарада Кукмара районы пенсия фонды бүлекчәсенең җитәкче урынбасары Нәбиева Зөһрә Вагиз кызы катнашты. Ул тантаналы рәвештә сертификатлар тапшырды, гаилә тулылану белән котлады, нык сәламәтлек, уңышлар, мул тормыш теләде. Шулай ук, бәхетле ата-аналарны Кукмара районы аппарат җитәкчесе Резеда Нурислам кызы Гаянова да котлады. Чакырылган кунакларга җырчы Нәкия Орлова һәм Алфинур Усманова җыр бүләк иттеләр.
Чарадан соң барлык катнашучылар истәлеккә фотога төштеләр.