Һәр кешенең тормышында соңгы мәктәп кыңгыравы чыңламый калмый. Уку еллары тәмамлануын гәүдәләндерүче, бер үк вакытта шатлыклы да, ямансу да булган соңгы кыңгырау. 25 май көнне ул Бөгелмә шәһәре Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернатының чыгарылыш сыйныф укучыларына да яңгырады. Алар өчен тантаналы мәктәп линейкасы уздырылды.
Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре әлеге бәйрәмдә укучыларны һәм укытучыларны уку елы тәмамлануы белән котлады һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына ихлас теләкләр җиткерде. Аларның һәркайсы тормышта үзләренең лаеклы урыннарын табып, илебезнең тулы хокуклы гражданнары булсын иде. Беркайчан да үзегезгә, үзегезнең көчегезгә, мөмкинлекләрегезгә ышанудан туктамагыз! Дәүләт сынауларында уңышлар сезгә!