Бер гасырлык юбилей…

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

Сарман районы Җәлил бистәсендә яшәүче Сәкинә әби Яхшыгулова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гомер буе колхозда эшләгән, күп авырлыклар күргән, алты бала тәрбияләп үстергән бу әбинең унбер оныгы, 23 оныкчыгы, бер оныкчыгының кызы бар. Әбине хөрмәтләп, бер гасырлык юбилей тантанасына бик күп кунаклар җыелды. Аңа Россия Президенты В.В.Путинның котлау хаты һәм бүләкләр тапшырылды. Сәкинә әбигә сәламәтлек, балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтендә яшәвен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International