2016 елның 11 июнендә Яшел Үзән районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре никахлашырга килгән яшь парларны Россия Көне бәйрәме белән котладылар.
2016 елның 10 июньдә Чистай никахлашу сараенда 150-нче пар булып Илья һәм Надежда Устюжинлар теркәлде.
Әлеге бәйрәмнән Теләче районы да читтә калмады - көн дәвамында Теләченең Сабантуй мәйданында бәйрәм концерты гөрләде, спорт уеннарында катнашу мөмкин булды, халык мәш килеп ГТО номаларын тапшырды.
Сезне чын күңелдән Россия Көне белән котлыйбыз!
Россия көне – ул канун һәм гаделлек нигезендә азатлык, гражданлык тынычлыгы һәм һәр кешенең үзара килешеп яшәве бәйрәме. Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен милли бердәмлек, гомуми җаваплылык бәйрәме.
Лениногорск шәһәре һәм районының 11 яшь кыз-егетләре өчен бу көн аерым бер истәлекләр белән тулы булачак, чөнки алар беренче тапкыр кулларына Россия Федерациясе гражданы документы алдылар.
2016 елның 10 июнендә, яшел үзән укучыларына Россия Федерациясе паспортларын тапшыру тантанасы булып узды.
Россия көне уңаеннан Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы төстә паспортлар тапшырдылар – яшьләрнең тормышындагы дулкынландыргыч һәм бик мөһим вакыйга. Паспорт алу – ул кеше тормышында мөстәкыйльлек, үз-үзең өчен җаваплылык, зур тормышка аяк басу.
10 июнь көнне Мөслим муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге район делегациясе Иске Чакмак авылында гомер итүче Шәрифуллина Нүрдидә Бәдертдин кызын 95 яшьлек юбилее белән котладылар.
Сарман районы Сарман авылында гомер итүче Хәдичә һәм Дамир Тәхәвиевлар үзләренең Зөбәрҗәт туйларын, бергә яшәүләренең 55 елын билгеләп үттеләр.