Әлеге бәйрәмнән Теләче районы да читтә калмады - көн дәвамында Теләченең Сабантуй мәйданында бәйрәм концерты гөрләде, спорт уеннарында катнашу мөмкин булды, халык мәш килеп ГТО номаларын тапшырды. ГТО нормаларын тапшыруда гражданлык актларын теркәү бүлеге дә читтә калмады.
Чарада гади халык та, җитәкчеләр дә теләп катнашты. Район башлыгы Илдус Фатыйх улы Зарипов бәйрәмне ачып җибәргәндә халыкка үзенең котлау сүзләрен җиткерде. Теләчедә оештырылган әлеге бәйрәм чарасы бик матур һәм оешкан төстә узды.