ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Баулы районында дүртенче һәм күберәк булып туган балалар саны арта. 2015 елда андыйлар  11 бала туган булса, агымдагы елда  ул сан 25 тәшкил итә. 

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, 8 декабрьдә район үзәгендә мөмкинлеге чикләнгән райондашлар арасында традицион шашка-шахмат бәйгесе узды. Халыкны социаль яклау район идарәсе, яшьләр эше һәм спорт комитеты ЗАГС бүлеге, Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белгечләре әзерләгән бу ярышны райондашлар һәр елны көтеп алалар.

Лаеш муниципаль районы мәдәният йортында,  район башлыгы М.П.Афанасьев  катнашуында “Әниләр көненә” багышланган чара узды. Чарада 3 гаилә ана капиталы сертификаты белән бүләкләнде. Концерт барашында барлык әниләргә баллы бүләкләр таратылды.

Түбән Кама шәһәре ГХАТ Идарәсендә 3500 нче бала теркәлде.

        Алабугада инвалидлар декадасы мәрхәмәт марафоны белән төгәлләнде. Марафонда алабугалылар ярдәмгә мохтаҗ балаларга ярдәм күрсәттеләр. Мәдәният йортында уздырылган марафонда район җитәкчеләре актив катнашты.

2 декабрьдә Иске Салман авылында яшәүче Радик һәм Эльвира Насыйбуллиннарның игезәк малайлары дөньяга килде. Насыйбуллиннар – авылның эшчән һәм абруйлы гаиләсе. Алар гаилә фермасы тоталар.

Дәрес кеше хокуклары Көненә багышланды.

Әгерҗе районында гомер итуче  Ахмадеева Марина Петровна инвалидлар декадасы барган көннәрдә өченче баласын- кызы Аринаны дөньяга тудырды. Алар ире Рөстәм белән 2007 нче елдан бирле бергә. Марина Петровна- инвалид. Сул кулы гына булуга карамастан, ул үзенең балаларын үзе тәрбияли,  бик яхшы әни һәм искиткеч хатын. ЗАГС бүлеге начальнигы Гусманова Лилия Сәим кызы яшь әнине кызы туу белән чын күңелдән котлады  һәм истәлек бүләге тапшырды.


7
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Мәдәният үзәгенең файесында мөмкинлекләре чикле райондашларыбызның һәм "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә дәвалану курслары узучылар эшләп калдырган кул эшләреннән күргәзмә булдырылган һәм чәй эчеп алу мөмкинлеге булдырылган иде.    

ГХАТ бүлеге бинасында махсус “куб” урнаштырылуы турында хәбәр иткән идек. Анда никахларын теркәргә килүче яшь парлар, аларның якыннары, кунаклар шул “куб”ка акча салып, онкология белән нинтегүче балаларга ярдәм кулы сузалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International