Дәрес кеше хокуклары Көненә багышланды.
Кичә "Казан" гаилә Үзәгендә 80-нче номерлы мәктәпнең 10-нчы сыйныф укучылары өчен кеше хокуклары көненә багышланган дәрес узды. "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" проекты буенча үтүче дәрес Казан өчен әһәмиятле булган гаилә Үзәге бинасын күзәтү белән башланып китте.
Уку-укыту өлеше бөтендөнья буенча 10 декабрьдә билгеләп үтелүче кеше хокуклары көненә багышланган иде. Балалар Россиядә, Татарстанда һәм Казанда ЗАГС органнары ни белән шөгыльләнүе хакында белделәр, һәм башка кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.