Әлки районының Иске Салман авылында фермерлар гаиләсендә игезәк малайлар туды

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

2 декабрьдә Иске Салман авылында яшәүче Радик һәм Эльвира Насыйбуллиннарның игезәк малайлары дөньяга килде. Насыйбуллиннар – авылның эшчән һәм абруйлы гаиләсе. Алар гаилә фермасы тоталар. Быел 24 баш сөтбикәгә исәпләнгән, бик күп уңайлыклары булган яңа корпус өлгерттеләр. Ферма янында яшьләр программасы буенча яңа өй дә салып яталар. Радик белән Эльвираның бер уллары, ике кызлары бар иде. Инде менә биш балалы зур гаилә булдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International