Әгерҗе районында гомер итуче Ахмадеева Марина Петровна инвалидлар декадасы барган көннәрдә өченче баласын- кызы Аринаны дөньяга тудырды. Алар ире Рөстәм белән 2007 нче елдан бирле бергә. Марина Петровна- инвалид. Сул кулы гына булуга карамастан, ул үзенең балаларын үзе тәрбияли, бик яхшы әни һәм искиткеч хатын. ЗАГС бүлеге начальнигы Гусманова Лилия Сәим кызы яшь әнине кызы туу белән чын күңелдән котлады һәм истәлек бүләге тапшырды.