Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 3500 нче бала теркәлде.

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Түбән Кама шәһәре ГХАТ Идарәсендә 3500 нче бала теркәлде. Юбилей бала Ирина һәм Марсель Абдрахимовлар гаиләсендә туды. Миралина гаиләдә өченче бала, кызчыкның абыйлары Рамир һәм Дамир сеңлекәшләре тууына чиксез бәхетле.

Түбән Кама никахлашу Сарае белгечләре бәхетле әти-әнине шатлыклы вакыйга-гаиләләрендә өченче сабый тууы белән котладылар. Кызлары Миралина әти-әниләренә ышынычлы терәк, таяныч булуын теләп, дәүләт документы – тууы турында таныклык тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International