Өй шартларында бала тудыруга багышланган киңәшмәдән соң, район газетасында бу теманы яктырткан зур мәкалә чыкты. Бу мәкалә буенча үз фикер алышуларда ЗАГС бүлеге хезмәткәрләреннән тыш медиөина белгечләре, юристлар, дин әһелләре катнашты.
Балык Бистәсе район үзәгендә яшәүче Аркадий Ефимович һәм Валентина Алекеевна гайләсендә зур бәйрәм. 50 ел элек – 5 март 1967 елда, яшь гаилә - Борисовлар гаиләсе туган.
2017 елның 5 мартында Яр Чаллы шәһәрендә беренче кыз озату кичәсе узды. Бу чарада “Бриллиант кәләш” бәйгечеләре катнашты. Кызлар кулинарияда үз осталыкларын күрсәттеләр һәм фотосессия үттеләр. Бу очрашуга матурлык конкурсларның җиңүчесе Ольга Гайдабура кунак булып килде.
Элек-электән район ГХАТ бүлеге халык белән тыгыз элемтәдә эшләүче оешмаларның берсе булып тора. Кеше үз гомерендә әлеге бүлек хезмәткәрләренә тормышында үзгәрешләр булган саен мөрәҗәгать итә. Гаилә кору, балалар туу, паспорт алу, үлем яки аерылышу кебек күңелсез вакыйгаларда да ГХАТ бүлегенә барырга туры килә. Алар – мәгълүмат үзәге.
Сарман райны Мортыштамак авылында тормыш итуче Риф һәм Рәсилә Фәрхетдиновлар гаиләсе үзләренең “Алтын туйларын” билгеләп уттеләр.
Сугыш башлануның 6 нчы көнендә үк фронтка китә ул. 62 нче армиянең 147 дивизиясендә пулемётчик булып Харьков янындагы сугышларда, Сталинград яны сугышларында катнаша. Әсирлеккә төшә, 19 декабрьдә - азат ителгән көнне үзенең икенче туган көне дип атый.
Аның өчен сугыш 1945 елның апрелендә Прибалтикада бетә.
Ветеран - Кызыл Йолдыз орден кавалеры.
8 Март бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы Федераль миграция хезмәте идарәсе бүлеге белән берлектә, яшь гражданнарга паспорт тапшыру тантанасы булды. Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан 8 кыз шәхесне раслаучы төп документка ия булды.
Язмышлары күкләрдә шулай язылган булгандыр инде, алар бер-берсенең бәхетенә күрше авылларда туып үсәләр.
Сәетгали Салманнарның Яңасында, Тәнзилә - Искесендә. Гомер дигәнең бик тиз үтеп китә икән ул. Быел Сәетгали ага белән Тәнзилә апа Сәлаховларның уртак тормыш белән яшәп китүләренә инде 50 ел тулган икән бит.
2017 елның 4 мартында Мамаковларның гаилә бәйрәме-Чуен туйлары булды. Алты ел бергә яшәү вакытында аларның гаиләсе ике тапкыр артты, сөйкемле кызчык һәм бәләкәй малай яшь гаиләне тагын да ныгыттылар.
2017 елның 4 мартында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә "алтын" юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды. Хатып һәм Альбина Халимуллиннар 50 ел бергә гомер кичерәләр..