Бөгелмә шәһәре Татар мәдәният үзәгендә “Нечкәбил“ Республика матурлык конкурсының беренче этабы узды. Чакырылган кунаклар арасында бергә законлы никахта 50 елдан артык гомер итүче гаилә юбилярлары да бар иде. Бу көндә без аларга аеруча хөрмәт күрсәттек һәм һәрберсенә “Ныклы гаилә“ дипломнарын тапшырдык. Күптән түгел шушы парлар Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә узган тантанада кунакта булган иделәр.
Тренинг бушлай сишәмбе көнне уза.
2017 нче елның 13 июнендә Буа муниципаль районында 5 укучыга тантаналы рәвештә Россия Федерациясенең төп документы – паспорт тапшырылды. Аларны тулы хокуклы гражданнар булулары белән миграция хезмәте җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Расимя Хусаинова, Яшьләр эшләре спорт һәм туризм урынбасары җитәкчесе Гөлия Козырева, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльвира Шагалиева тәбрикләделәр. Укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, фотога төшү дә булды.
Күргәзмә җәй буе август ахырына кадәр эшләячәк. Биредә теләүчеләр никах терки, исем кушу тантанасын һәм гаилә юбилейларын үткәрә ала.
12 июнь көнне Р.Ш.Фардиев исемендәге ял паркында Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов 12 яшь Рәсәй гражданнарына паспорт тапшырды. Шәхесне билгеләүче документны алырга балалар әти-әниләре белән килгән иделәр. Бу чара балаларда патриотик хисләр тәрбияләп, шәхесне билгеләүче документның әһәмиятен арттыра.
Иртәдән "Нефтьче" стадионына барып Россия көнен бәйрәм итергә җыенган күп кенә баулылыларда шик туды: һава торышы аркасында бәйрәм булырмы, юкмы? Иртә таңнан койган яңгыр туктарга җыенмаган кебек тоелды. Әмма, бернигә дә карамастан, зонтиклар тотып бәйрәмгә барган кешеләрне күреп, һава торышы үзенең кәефен үзгәртергә булды: башта яңгыр туктады, аннары болытлар артыннан кояш чыкты.
Россия көнендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә 10 яшь гражданга паспортлар тапшыру тантанасы булып узды. Паспортлар белән бергә егет-кызларга бүләкләр дә бирелде. ЗАГС бүлегеннән исә аларның һәрберсенә Россия Федерациясе Конституциясе тапшырылды. Россиянең яшь гражданнарын әлеге мөһим вакыйга белән ихластан котлыйбыз.
2017 елның 10 июнендә Яшел Үзән районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре никахлашырга килгән яшь парларны Россия Көне бәйрәме белән котладылар.
Буа районы ГХАТ бүлегендә 2017 нче елның 9 июнь көнендә 150-нчы бала теркәлде. Бәхетле әти-әниләр – Эмиль диеп исем куштылар. Район ГХАТ бүлеге белгечләре әти-әнине 3 нче балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, сәламәлет, бәхетле бала булып үстерүләрен теләделәр. “Гаиләгезгә уңышлар, мәхәббәтле тормыш телибез», - диделәр алар.
Районның 14 яше тулган яшь гражданнарга Азнакай ЗАГС бүлегендә паспорт тапшыру матур традициягә әйләндә. Аның чираттагысында паспортны Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе Шәмсетдинов Айдар һәм паспорт өстәле җитәкчесе Эльвира Газизова тапшырдылар.