ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2017 ел
шимбә

1 июндә Халык ара балаларны саклау көнендә Хабиевлар гаиләсендә зур вакыйга, дүртенче бала туды. Кечкенә Саида 3692 кг авырлыкта, 53 см булып туды. 1 июндә узган елны  Пермь шәһәрендә “Уңышлы гаилә Идел буе – 2016”  округ Фестиваль-конкурсында  Татарстан  Республикасын Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Хабиевлар гаиләсе тәкъдим иттеләр.

      Бу балага сәламәтлек, батырлык, тыңлаучан булып үсергә насыйп итәбез!

    Әти-әнисен һәрвакыта елмаю һәм шаянулары белән куандырсын!

             2017 елның май ае  нәтиҗәләре буенча Әлмәт муниципаль районында 219 яңа туган бала теркәлгән: 117 малай һәм 102 кыз. Майда туган баланың күбесе – гаиләнең беренче балалары - 92 бала, 86 гаиләләрдә икенче бала тууы теркәлде,  өченчесе – 34 гаиләләрдә, ә 7 гаиләләрдә дүртенче һәм аннан да күбрәк бала тууын бәйрәм иттеләр.


2
июнь, 2017 ел
җомга

1 июнь – Халыкара балалар көне уңаеннан Теләченең Үзәк паркында балалар өчен махсус бәйрәм чаралары булып узды. Иң элек балаларны бәйрәм белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин тәбрикләде.Үзенең чыгышы азагында  ул республикакүләм  “Алтын каләм” иҗат бәйгесенең район турында җиңүчеләрне бүләкләде. Аларга “Олимп” яшьләр үзәге тарафыннан әзерләнгән Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

1 июнь көнне Лениногорск шәһәре Язылышу сараена, "Балаларны яклау" көне кысаларында, шәһәребезнең 12 нче лицее һәм 7 нче санлы гомуми белем бирү мәктәбе укучылары чакырылды. Бүлек белгече Юнысова Светлана Анатолий кызы "Логос" дип исемләнгән балаларга һәм яшьләргә психологик һәм педагогик ярдәм күрсәтү үзәге белән бергә кызыклы конкурслар үткәрде. Монда төрле уеннар уздырылды, балалар үзләренең рәсем ясау осталыкларын күрсәтте, аннан соң аларны Язылышу сарае бинасына экскурсия ясарга чакырдылар. Бу очрашудан соң кечкенә кунаклар бары уңай һәм күтәренке кәеф белән таралышты.

01 июнь көнне Баулы шәһәренең “Нефтьче” стадионында балаларны яклау көненә багышланган чаралар узды. Балалар өчен төрле программа әзерләнгән иде. Мәйданда тематик мәйданчыклар эшләделәр , анда һәр бала үзенә кызык шөгыль таба алды.  Бу бәйрәмнән ата-аналар, балалар, әбиләр һәм бабайлар бик канәгать калдылар.

Афгат Нәбиулла улы һәм Раиса Каюм кызы Галиуллиннар үзләренең балалары һәм оныклары белән Идел буе районы ГХАТ бүлегендә алтын юбилейларын билгеләп үттеләр.

Күшәк көч белән балаларга велосипедлар, кием, сок алдык.

2 июнь көнне бүлек хезмәткәрләре шәһәр конкурсында катнаштылар. Быелгы конкурс Россия ГХАТ бүлекләре оешуга 100 еллыкка багышланды.

2 июнь   көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә безнең районның кечкенә гражданнарына тантаналы рәвештә ана капиталына сертификат hәм туу турында таныклык тапшырылды.

Пенсия идарәсе начальнигы  И.А. Большакова   4 анага дөрес куллану теләге белән сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова Тәтеш  муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Сафиулловның Сергей Егоровка hәм Иван Можаровскийга кызлары Полина һәм уллары Александр  туу белән   бәйле котлавын укыды hәм  аларнын туу турында таныклыкларын  тапшырды.

Балаларны яклау  көнендә Тукай районында күп төрле бәйрәм чаралары узды. Шулар арасында мөмкинлекләре чикле балаларның сабантуй бәйрәмендә ГХАТ булеге дә катнашты. Чарада ике йөздән  артык бала катнашты.Төрле ярышлар оештырылды һәм һәр җиңүчегә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмнең ахырында балаларга татлы бүләк- туңдырма таратылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International