ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2018 ел
шимбә

Июнь аеның соңгы көне Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының хезмәткәрләренә  бик күп уңай эмоцияләр алып килде. Ландыш һәм Илсур Хәмидуллин – башкарма комитетының белгечләре һәм аларның никахлары рәсмиләштерүгә күпсанлы туганнары, дуслары һәм коллегалары җыелган иде. Башкарма комитетының җитәкчесе Анатолий Горбунов һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова өйләнешүчеләрне тормышларындагы мөһим вакыйга белән котладылар. Профсоюз оешмасы исеменнән аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.


29
июнь, 2018 ел
җомга

Парлар өчен Марш Мендельсоны яңгырады.Чакырылган кунакларга яшьләр өчен уйнатыла торган Марш мендельсоны уйнатылды.  Барлык парларга да 50-еллык юбилейга җитү бәхете туры килми.  Кебек матур чакырылган Казан гаиләләре, аерым бер хөрмәтккә һәм игътибарга лаеклы. 

Туй - ул һәр яшь пар өчен үзенчәлекле көн. Һәм, әлбәттә бернәрсә дә мондый тантаналы мизгелне бозырга тиеш түгел. Бигрәктә бу һава шартларына кагыла. Нәкъ менә шуңа күрә күпчелек парлар туйларын елның җылы вакытында уздырырга омтыла. Җәй бит ул үзе бер бәйрәм. Ә җәйге туй - ул һәрвакыт онытылмас хисләр.

2018 елның 29 июнь көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре хатын-кызлар консультатив-диагностика бүлегендә булачак әниләр өчен, мастер-класс үткәрделәр


28
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

               2018 нче елның 28 нчы июнендә Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Ана (гаилэ)капиталы сертификатларын тапшыру тантаналы рәвештэ узды. Бу чарага икенче балалары туган 2 биектау гаиләсе чакырылды.

2018 елның 28 июнь көнне «Келәм» яшьләр үзәгендә дәүләттән бирелә торган Грантлар һәм субсидияләр буенча иҗтимагый тыңлаулар узды.  

    Зәй муниципаль районында 200 нче бала тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга  Маркеловлар гаиләсендә барлыкка килде.  Бәләкәчкә Максим дигән исем бирелде. ГХАТ бүлеге баш белгече Гөлнар Гизатуллина танталы рәвештә баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды.  


27
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Узып баручы атнада Лениногорск шәһәрендә Илнар Юрис  улы һәм  Динә Ирек кызы Әхмәтшиннар гаиләсендә игезәк балалар Эмилия һәм Риана кызлары туу куанычы булды. ГХАТ бүлеге белгечләре ата-анага  туу турында таныклык тапшырганда нарасыйларны үстергәндә  бер-берләренә зур терәк булуларын теләделәр. Ә инде балаларга әлбәттә, чын күңелдән, исәнлек-саулык һәм бәхет!

     27 июнь көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Мəйдан авыл җирлегендә Сельскиелар галиәсе Иван улы Борис  һәм Филипп кызы Нинаның 55 ел бергә тигез гомер итүләрен  билгеләп үттеләр.

2018 елның  27 июнь көнне Балтач районы  яшьләре бер мәйданга җыелып бәйрәм итте. Бәйрәмдә иң матур конкурсларның берсе- “Коляскалар парады” булды.  Бу конкурс ТР Балтач муниципаль районы ГХАТ бүлеге тарафыннан оештырылды. Образ тудыруда фантазияләрен, хыялларын, юмор хэм креативлыкларын эшкэ җигеп районыбызның 4 яшь гаиләсе коляскаларын торле номинацияләрдә бизәлгән килеш күрсәттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International