Тантаналы рәвештә Ана капиталын тапшыру мәҗлесе

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

               2018 нче елның 28 нчы июнендә Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Ана (гаилэ)капиталы сертификатларын тапшыру тантаналы рәвештэ узды. Бу чарага икенче балалары туган 2 биектау гаиләсе чакырылды.

                Грицяк гаиләсе Ана капиталын кызлары туу эчен алдылар.Энилэре Надежда Романовна эйтуенчэ алар Ана капиталын яшәу,торак шартларын яхшырту өчен кулланачаклар,э икенче малайлары туган Гариповлар гаиләсе ана капиталын балаларынын укулары өчен кулланмакчы булалар.Биектау районы Пенсия Фонды идарәсе башлыгы урынбасары сертификатларны яшь гаиләләргэ тапшырганда,Ана(гаилэ) капиталынын 2018 нче елда 453026 сум тәшкил иткәнен хәбәр итте.

                  ГХАТ  бүлегенен төп хезмәткәре Замалиева Талия яшь ата- аналарны чын куңеленнән балалары тууы һәм ана капиталы сертификаты алулары белэн котлады.

Тантаналы чара ,бәйрәм истәлеге итеп,бергәләп фотога тешү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International