Бөтендөнья яшьләр көне алдыннан Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлеге җитәкчесе Җәләлова Д.Н. никахлашырга гариза биргән яшь парлар белән әңгәмәләр үткәрде. Гаилә тормышының нигезләре, ата-ана җаваплылыгы, конфликтларны булдырмау, гаилә бюджеты һәм башка темаларны яшь парлар кызыксынып кабул иттеләр.
29 июнь көнне Питрәчтә яшләр өчен зур бәйрәм уздырылды. Анда төрле концерт номерлары, конкурслар оештырылды. Талантлы яшләргә дипломлар, грамоталар тапшырылды. Сагиевлар һәм Ибрагимовлар гаиләләренә яңа туган балаларга таныклыклар тапшырылды. Яңа ойләнешкән парларда бүләксез калмадылар.
Татар халкының иң күркәм бәйрәме-Сабан туенда юбилярларны котлау яхшы традициягә әверелде. Баулы районы Исергәп авылының мәйданында Давлетовлар һәм Хабибуллиннар гаиләләрен туй көннәре белән котладылар.
Җәмил абый белән Рәсимә апа Давлетовлар гаилә тормышының 55 еллыгын билгеләп үттеләр. Алар матур хезмәт юлы үтеп өч бала тәрбияләп үстергәннәр, инде өч оныклары үскән.
Буа муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә авыл җирлеге секретарьлары белән «По реализации Закона РТ №39 -ЗРТ” багышланган эшлекле киңәшмә үткәрелде. ГХАТ бүлеге уранбасары Эльвира Радик кызы Шагалиева законда язылган эш кушымталар белән таныштырды.
2018 нче ел 14 июнь көнне Әгерҗе муниципаль районы Кам. Ключ авылыннан Бочкаревлар: Александр Данилович һәм Алиса Михайловналар гаиләсендә бишенче бала дөньяга килде. Бәхетле әти-әни аңа Степан дип исем кушты. Бочкаревлар гаиләсендә ике кыз һәм өч малай үсә. Мин ышанам, гаиләдә бала күбрәк булган саен гаилә бәхетле һәм дус була.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ай саен балалар өчен экскурсия-лекцияләр уза. 2018 елның 26 июненде көнне ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре
“Асылташ” балалар йортында тәрбияләнүче балаларга экскурсия-лекция үткәрделәр.
2018 елның 26 июнь көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең төп залында, «Сабый бала телендә» проекты кысаларында ана (гаилә) капиталын тапшыруга багышланган зур тантаналы чара узды.
Баулы ветераны Илья Павлович Пивненкога 90 яшь тулды. Илья Павлович пенсиягә чыкканчы Баулы шәһәренең УТТ оешмасында кырык елдан артык мастер булып эшли. Хатыны белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, тугыз оныгы һәм сигез оныкчыгы бар.
25 июнь көнне хезмәт ветераны Факия Латыйп кызы Миннеханова Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Иске Каразирек авылында балалары, оныклары һәм авылдашлары белән бергәләп 90-нчы туган көнен каршылады. Аны бу матур бәйрәме белән авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре котлады һәм бүләк тапшырды.
Тантаналы рәвештә кияү кәләшкщ тәгъдим ясады. Унай жавап алгач, ярәшу йоласы буенча, никах көне сайланды. Ярәшү ахырында яшьләр никахларын теркәү өчен, гаризага кул куйдылар.